Все новости

Ходайдан кайткан акча

Район үзәгенә барып, Хәмдүнә әбинең пенсиясен бүген “карточка”га күчереп кайткач: - Әни, хәзер син пенсияңне өйдә көне буе “кайчан китерәләр”, - дип көтеп ятмыйсың инде. Бар акчаң да шушы карточкага килә, үз вакытың белән магазинга әйбер алырга барганда үзең белән алып, карточканы сатучыга бирәсең. Ул касса аппаратына куя да, эш тә бетте. Акча биреп, чутлап торасы юк.

Ходайдан кайткан акча
Ходайдан кайткан акча

Тик үзеңнең 75 яшьтә икәнеңне онытмыйча, ике тапкыр җитмешбишне әйтсәң сатучыга, ул сиңа автоматтан акчаңны да алып бир, - дип аңлатканда Хәмдүнә тути, яхшы ат шикелле башые кагып “әйе” дип кенә дисбесен тартып утырды.

- Ярый рәхмәт, балаларга сезгә, аңладым барын да – дип өстәлгә чәй әзерләп куйды да, кош телендәй генә карточкасын әйләндереп-әйләндереп карады да:

- Моның кайсы җиренә акча килә инде, - дип кызларыннан сорады.

- Әй, инде сине әни. Анда акчасы күренми, эченә генә языла, белдеңме? Шуннан әни тагы бер хикмәте бар. Сиңа карточканың номерын сорап берәй чит кеше шалтыратса, бер сүз дә әйтмә, картадагы акчаны урлыйлар да куялар, - дип Хәмдүнә түтигә такыдылар.

Шулай ике-өч көн үткәч, Хәмдүнә түтигә бер чит кеше шалтыратты, ул әллә ни уйламыйча, гадәттәгечә телефон төймәсенә басып, аны колагына куйды.

- Әллү, тыңлыйм, сөйләгез, - диде ул. Телефонның икенче ягында матур, чишмә тавышындай сылу кызның сүзләрен ишеткәч, йөзләре яктырып, елмаеп куйды.

- Бу почта бүлекчәсеннән, сезнең акча ала торган карточкагызның номеры кирәк иде, шуны әйтегез әле, - дигән сүзләрне ишеткәч, Хәмдүнә түти һич берни шикләнмичә, үзенең картасының саннарын:

- Ике тапкыр 75не җыйсаң, шул җитте, - диде.

- Рәхмәт, сезгә – дигән сүздән соң телефоннан сөйләгән кызның матур тавышы югалды да куйды.

- Әй, Аллакаем, бигрәк тиз сөйләште, хәлемне дә сорашып тормады, - дип телефонга тагы берничә сүз сөйләп караган иде, җавап кайтаручы булмады.

“Карт кеше белән эш кешесе сөйләшеп утырмас инде” дип уйлады да Хәмдүнә түти, телефонын куеп, газ плитәсенә чәйнүген утыртты.  Төшке чәйне кибеттән кичә алып кайткан тәмле-төмле ризыклар белән, белгән догаларын укый-укый чәй эчте. Аннан бакчасына чыгып, түтәлләрдәге чүп үләннәрен утып йөри иде, камзул кесәсендә телефоны шалтырады. “Теге матур тавышлы кызкай шалтырата шикелле” дип телефонны алса, күрше авылда яшәгән кече кызы булып чыкты.

- Әни, хәлләр ничек? Арлы-бирле шалтыратучылар булмадымы? – дип сорады. Хәмдүнә түти теге чишмә тавышы шикелле матур кызның шалтыратканын әйтте.

- Булдыргансың инде, акчаңнан колак кактың инде, - дип кенә әйтте дә, телефонны салып куйды кызы.

- Әй, Аллакаем, хәтер дигән нәрсә миндә юк инде хәзер, хәтта әтиегезнең исемен дә онытам кайбер чакта, - дип үзен юатып куйды.

Көтү кайтыр вакыт җитеп килгәндә, бәләкәй кызы кияве белән, төп йортка килеп тә җиттеләр.

- Кая, әни, картаңны күрсәт әле, - дип кызы сорады. Хәмдүнә түти дога китабы арасына куеп кына саклаган карточкасын кызына бирде. Кызы картаны әйләндереп-әйләндереп карады да:

- Әни, барлы-юклы акчаңны мошенниклар чәлдерделәр инде. Хәзер үзем генә банкоматтан алып йөрермен, пенсияңне алгач, китереп бирермен, - дип сөйләнеп алды. Шул арада әбинең телефонына “сообщение” килде: “сезнең акчагызны алганга гафу үтенәбез, без сезне бизнесмен дип тордык һәм сезгә кыенлык китергән өчен, ун мең сум акчагызга компенсация ясап, йөз мең акчаны картагызга салдык” – дигән сүзләрне укыгач, кызының йөзе яктырып китте.

- Әни, сиңа бу мошенниклар йөз мең акча җибәргәннәр. Бар әле җан кисәгем, тиз генә банкоматка барып акчаны алып кил, - дип ирен өйдән чыгарып җибәрде.

Чәй кайнап чыкканчы, төпчек кызның ире Ходайдан кайткан йөз мең акчаны алып та кайтып җитте.

- Вәт, әни, ярый юньле кеше синең акчаны “снимать” итеп алган, акчасыз бер ай буе утырыр идең, - дип кызы ышанмыйча, акчаны кат-кат санап алды. Шуннан әнисенең сандык төбенә салып куйды да, картасын әнисенә калдырмыйча, үзе белән алып кайтып китте.

- Сакланганны, кызым, алла саклый диләр, шулай булгач, акча белән сак булыйк инде – дип Хәмдүнә түти кызы белән кияве артыннан дога кылып калды.

Таһир Вилданов.

Сахай авылы.

Фото: Интернеттан алынды.

Ходайдан кайткан акча
Ходайдан кайткан акча
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: