Все новости

Соңгы өмет

Чулпанай бакчасында бәрәңге чүпләрен утап йөреде дә, үзендә ниндидер арыганлык хисеме, әллә кояш эссесе капканын тоепмы, өенә кереп ятып торырга булды.

Соңгы өмет
Соңгы өмет

Җәйге каникулга килгән оныгы белән оныкасы нәнәйләренең арып, көчкә кара ватына килеп ятканын күргәч, күрше авылда яшәгән әти-әниләренә хәбәр итәргә дип улы велосипедка утырып кайтып китте.

- Нәрсә булды икән әнигә, - дип әти-әнисе кояш сүрелгәнен дә көтеп  тормыйча, машиналарына утырып, килеп тә җиттеләр.

- Әй, әни, нигә соң шундый эссе көнне бакчада йөри сең, көн сүрелгәч тә чы гып эшләргә вакытың җитә бит, - дип әйтсәләр дә, олы кеше үзенекен сөйләде.

- Ии, балалар, бер эшләп өй рәнгәч, тик ятасы килми шул, - дип әйтте дә, стенадагы сәгатьнең теленә бераз текәлеп карап ятканнан соң:

- Үлергә дә вакытым җитеп килә, ахрысы, үзегез бакчаның эшен бетерерсез әле. Кеше яшәмәгән йорт шикелле чүп үстереп тотмагыз, әтиегез белән безнең дөньяны, - дип сөйләнеп ятты да, әллә чәй эчкәч, әллә арыганы беткәч ястыгын нан торып утырды.

Олы кешегә хәл кергәнен күреп, балаларының йө зендә елмаю барлыкка кил де. Алар кабат чәй кайна тып өстәл буена җыелыш кач, әниләрен дә өстәл

буена чакырдылар.

- Бер кабыр җирем дә юк, үзе гез генә эчегез инде, - дип балаларының теләгенә каршы килсә дә, шунда ни дер исенә төшергән шикелле шым гына уйланып торып, җайлап кына өстәл буена килеп утырды.

- Җәй көне чәйдән дә тәмлесе юк инде, - дип өрә-өрә эчте дә, яртысын калдырып кире үз урынына барып ятты.

Өстәл буеннан олы кеше кузгалгач, өйдә тынлык урнашты. Тик сәгатьнең теле әле бер якка, әле икенче якка “йөрегән” тавышы гына ишетелде. Чулпанайның кызы күңеле булганчы чәй эчмәде, ул әллә эчте, әллә юк. Башында сәгать теле шикелле әле тегеләй, әле болай бер уй сугылды да сугылды. “Әни үлеп китсә, бәхиллеген дә алмый калсам, гомерлек үкенеч булса, ни чек яшәмәк кирәк”, - дип күңеленнән уйлап утырды. Чәй эчеп беткәч, түзмәде:

- Нәзир, әни бүген дөнья куяр ул, күрәсең бит, хәлсезләнгәннән хәлсезләнә. Яше дә бит туксан бишне куа, әйдә, әнидән сорыйк берәй әйтер сүзе, теләге бар микән? – дип амин тотып өстәл артыннан кузгалды Фатыйма.

- Сорауның гаебе юк, сорыйк, - дип ире Мотаһар утыргыч алып, әбисе каршысына килеп утырды.

- Әни, нәрсә дип сүз башларга да белмим, мөгаен, безне гаепләмәссең. Шундый соравыбыз бар бит әле сиңа, - дип Фатыйма эндәшкәч, күзен йомып йокым сырап яткан Чулпанай күзен ачып, каршысына килеп утырган балаларына күз йөртеп чыкты.

- Сорагыз, әтиегез үләр алдыннан мин дә сорадым, бәхиллеген дә алдым.

 – Тик бер генә соравым бар, - диде ул миңа текәлеп карап:

- Нигә син Җиңү көнендә көне буе боек, сөйләшмичә йөредең ул. Күршеләр, туганнар сугышта үлгән абыйларын искә алып, авылдагы һәйкәлгә барып чәчкә салдылар, ә син бер сүз дә әйтмичә авыл очындагы яшәгән Сара абыстайга хәер алып барып дога кылдырып кайта идең?

- Мин аңа иртәгә аңлатыр мын дип уйлаган идем, таңга ул уянмады, әгәр әйткән булсам, үзем дә тыныч яшәр идем, ул да тыныч кына җан биргән булыр иде – дип Чулпанай әйтте дә, сте надагы сәгатькә карап торды. “Бу сәгать кайда ашы гадыр инде ул?” – дип башын дагы яулыгын матурлап, балаларына күз йөретеп чыкты.

- Сөйләгәндә сәгатьне туктатып торыгыз әле, мине ашыктыра ахырысы ул? – диде. Балалары әниләренең сүзен тыңлап сәгатьне “йөрүдән” туктаттылар.

Чулпанай уйларын туплапмы, әллә үткәннәрен хәтеренә төшерепме, бераз тик кенә күзләрен челт-челт йомып яткач, тамчы шикел ле тәгәрәп чыккан күз яшьләрен яулык очы белән сөр теп алып, хәтер сандыгын ачты.

- Моннан күп еллар элек мин әти-әнием белән Бе ло ру ссиядә яшәдек. Алар хәрби ке шеләр булды. Миңа унал ты яшь тулып килгәндә, су гыш чыкты. Шул кырык бе ренче елны ук әтием бе лән әнием һәлак булдылар. Әтием белән бергә хез мәт иткән хәрбиләр белән чи гендем. Мине хәрби госпитальгә яралы солдатларны карарга куштылар. Шунда бер яралы татар егете белән таныштым. Ул шул тиклем чибәр иде. Аягы төзәлмәгәч, беркөнне аягын тубыктан кистеләр. Мин аны кызгандым, төне буе елап чыктым. Ул хәзер ничек сыңар аяк белән яшәр икән дип кайгырдым. Аны тылга алып китәргә булгач, аны үз авылына алып кайтарырга дип, командирлардан сорадым. Ул егет белән төрле юллар - паровоз белән, кайда җигелгән атка утырып, авылларына кайтып җиттек. Безне аның әти-әнисе шатланып каршы алдылар.

Мине кунак иттеләр, инде кире китәргә дип торганда, әнисе:

- Балам, син кире китеп торма инде, безнең килен бул да куй, дигәч, каршы килмәдем. Менә шулай әти егез белән илле елдан ар тык гомер кичердек. Сезне, тагы дүрт туганнарыгызны үстердек. Ә инде хәер бирүемнең сәбәбе шул, мин һәрчак әти-әниемне искә алып яшәдем. Аларның фатый халарын да, шатлыкларын да, үземнең балаларымны да күрсәтә алмавыма үкенеп яшәдем, - дип сөйләгәндә Чулпанайның башка балалары да төп йортка җыелып беткәннәр иде. Алар да күз яшьләрен яшерә-яшерә әниләренең тормыш юлы хакында сөйләгәнен тыңладылар.

Менә шулай балалар, мин шул яралы әтиегезне алып кайтып, аның әти-әни сен дә матур итеп тәрбия ләмәгән булсам, Ходай Тәгалә миңа мондый бәхетле тормыш һәм озын гомер бирмәгән булыр иде. Сез, дөрес эшләдегез, әниегез нең фатыйхасын алып калып. Хәзер мин сүзләремне әйтеп, гомер буе сезгә сөйләмәгән, соңгы өметемне дә әйттем шикелле, - дип балаларына күз йөретеп чыкты да:

- Хәзер сәгатьнең телен җибәрегез инде, әйдә йөресен дә йөресен. Төпчек улы сәгатьнең те лен үз урыныннан кузгатып җибәрде.

Өй эчендә бераз тынлык урнашты. Сәгать теленең тавышы ишетелә башлады. Барча балалары сәгатьнең теле әле бер якка, әле икенче якка “чапканын”

карап торганда әниләре шым гына дөнья куйганын да күрми калдылар.

Таһир вилданов.

Сахай авылы.

Фото:https://yandex.ru/images/

Соңгы өмет
Соңгы өмет
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: