Все новости

Кешене каргау - бик зур гөнаһ

Күптән түгел Чаллыда яшәүче элекке танышым Фәнзия белән очраштык. Ул миңа якыннары кичергән, үз күзләре белән күргән гыйб­рәтле вакыйгалар турында ачынып сөйләде.

- Безнең әти белән әни сөешеп кавышмаган, - дип башлады танышым сүзен. - Булачак әтием Сә­лах егерме бер яшендә сугышка кергән. Яралы килеш кар өстендә ыңгырашып ятканда фашистларга әсирлеккә төшүе аркасында, әүвәл концлагерьда яшәү белән үлем арасында газап чиккән, җәһәннәмнән могҗиза белән диярлек качып котылгач, аңа үз илебездә көн күрсәтмәгәннәр. Гаепсездән гаеплегә санап, хәрби трибунал каршына бастырганнар, сәяси яктан ышанычсызга чутлап, Себергә сөргәннәр. Сталин үлгәнче эт типкесендә җан асрап, коточкыч михнәтләр күргән. Иреккә чык­кач туган төбәгенә кай­тып урнашу мөмкинлеге булмаган. Сугыш аны йорт-җирсез, туган-ту­мачасыз калдырган. Дала дүңгәләге сыман ары-бире сугылып, бәхет эзләп йөргән көннәренең берсендә, Бөгелмә вокзалында очраклы рәвештә булачак әнием Әсмабикәне очраткан.
Чем кара күзле, чәчле, дөньяның ачысын-төчесен күп күргән кара тутлы егетнең - утыздан узган, ә арыш саламы төсендәге озын толымлы, зур зәңгәр күзле, зифа буйлы, башбирмәс холыклы кызның яңа гына унсигезе тулган чагы булган. Поезд көткәндә, вокзалда сөйләшеп төн уздырган арада яшьләр бер-берсе белән ничек килешеп киткәннәрдер, анысын белмим. Иң кызыгы шул: егет кызның туган авылына кайтып урнашырга карар кылган. Үткен-чая Әсмабикә аны күптәннән урын өс­тен­дә ятучы әбисе Нурлыбикәнең салам түбәле, җир идәнле кеп-кечкенә өенә алып кайткан. Никах укытып бергә яшәп киткәннәр. Әти тугыз чакрым ераклыктагы МТСка йөреп эшләгән, әни авыл советында секретарь булган. Бер-бер артлы өч кызлары, ике уллары туган. Игезәк энекәшләрем кызамыктан соң тернәкләнә алмыйча, өзлегеп үлгәч, әтинең күңеле кителгән.
- Кызлар - кеше кешесе, үсеп җиткәч, чит ояларга таралышырлар. Эш дип, таңнан төнгәчә силсәвитеңдә ятып, балаларга җитәрлек игътибар бирмәдең, тиешенчә карамадың, бүлнискә алып барып дәвалатмадың. Нәсел дәвамчыларымның гомерен саклап калмадың, - дип, болай да хәсрәтеннән үзен кая куярга белмичә бәргәләнгән әнине яман битәрләгән. Гаиләнең иминлеген какшатуда мыжгак холыклы, диндар әбекәйнең дә өлеше зур булган: ул кирәксә-кирәкмәсә ир белән хатын арасына тыгылган. Әти эчеп кайта, әнигә кул күтәрә башлаган. Үзе эшләгән авылда кунып калулары ешайган.
- Ирең марҗа белән чуала, МТСка барып иманнарын укытып кайт әле шуларның, - дип, “яхшы атлы” авылдашлар кызган учакка май сипкән. Ызгыш-талашларның ахыры аерылышу белән тәмамланган чакта миңа нибары алты яшь булган. Әти безне ташлап чы­гып киткәч, тормышыбыз күпкә авырайды, яңа кием турында хыялланасы да юк, ашау ягы такы-токыга әйләнде. Хәсрәтеннән көйгән әнинең холкы кырысланды, безгә рәхим-шәфкать күрсәтмәде. Үскән чакта авыр физик хезмәт белән интегүебез бер хәл, әнидән җылы сүз ишетмәдек, иркәләү-наз күрмәдек.
Ул безне:
- Зимагур Сәлахның ташландык имгәкләре! Муеныма тагылган таш кебек, сез булмасагыз, яраткан кешемә кияүгә чыгып, кинәнеп парлы тормышта яшәр идем, — дип битәрләп, кимсетә иде. Сөяркәсен ияртеп казах даласына чыгып шылган әтидән матди ярдәм булмады. Ул безне бар дип тә белмәде. Мәктәпне тәмамлагач, олы апабыз яңа төзелеп килүче Чаллыга китеп урнашты. Тора-бара без дә апа янына елыштык, эш­ле-ашлы, башлы-күзле, фатирлы булдык. Чиратлашып, атна саен авылга кайтып әнигә булыша идек.
Бер кайтуыбызда түр башында яше алтмышка якынлашып килүче, сыңар куллы, кысык күзле, төксе кыяфәтле ят ир утыра иде. Салкын карашлы бу зат беренче очрашуда ук ошамады. Кеше сөймәс усал бәндә икәнлеге йөзенә чыккан иде аның. Әнине тол ир Хәйрулла абзый белән Хәйдәр абый таныштырган икән. Гаеп итеп булмый, әнинең яшь­ли үзәгенә үткән ялгызлыгыннан котыласы, ирле, арка терәкле булып яшисе килгәндер. Бу ир белән ничек уртак тел тапкандыр, белмим. Ул элек эчкән, исерек килеш гаиләсен дер селкетеп яшәгән, диделәр.
Хәйрулла абзый котырынган чакта, хатыны йөрәк өянәгеннән егылып үлгәч, калада яшәүче малайлары җыелышып кайтып, төп йортыннан куып чыгарганнар икән, дип сөйләделәр. Эчүеннән больницада дәваланып котылган, имеш. Әни белән утыз еллап бергә яшәсәләр дә, үз итмәде ул безне. Бөтен авыр эшләрен кайтып эшләп, булышып торсак та, без аның өчен сөйкемсез сөякләр идек. Елга ике тана суеп, түтәрәм-түтә­рәм ит ашасалар да, әни безгә ире яратмаган эчәк, туң май, үпкә-бавырдан кала берни бирә алмады. Үги әтинең саранлыгы, мәнсезлеге хәттин ашкан иде. Кырык биш сутыйлы бакчага бәрәңгеләрен утыртып, утап, төбенә өеп, казып алып, аралап базга салышсак та, безгә кыш чыгарга берәр капчыктан ары бәрәңге тәтемәде. Җитмәгәнен ярминкәдән сатып алып яшәдек. Әниләрнең үзләреннән артканын шәһәргә алып китеп сатып, акчасын кулларына алып кайтып тоттыра идек.
Бүгенгедәй исемдә: 1 Май бәйрәмендә апаларым белән бергә җыелышып кайтып өйләрен юганнан соң, Чаллыга китәргә җыендык. Әни безгә күчтәнәчкә биреп җибәрергә дип, өчебезгә дә унбишәр йомырка төргән иде. Үги әти шуны күреп алгач, яман гауга чыгарды:
- Бу ач бирәннәрнең тамагы туймас, берни бирергә рөхсәтем юк! Ничу монда безне талап ятарга, үзләре эшләп ашасыннар!” — дип, тамак ярып акырды.
Аның тавышыннан тәрәзә пыялалары зыңгылдады. Төргәкләрне әни кулыннан тартып алып, мич аралыгына томырды. Ул, аты-юлы белән сүгенеп, күлмәк якасыннан умырып тотып әнине дер селкетергә керешкәч, түзмәдем, арага кердем. Усал карт тагын да котырынып миңа зә­һә­рен чәчте. Көне буе эшләп арыган килеш, төнгә каршы ерак юлга кузгаласы үги балаларына хәерле юл телисе урында:
- Монда бүтән кайтып басасы булмагыз! Юлда машинагыз әйләнеп каплансын, муеныгыз аска килсен!” — дип кычкырды.
Бу сүзләрне ишеткәч, әни дә җавапсыз калмады:
- Синең балаларың белән оныкларың да гел юлда йөри, үз каргышың үзеңә төшсен, — дип, кычкырып елап җибәрде.
Кешене каргау — бик зур гөнаһ. Әгәр гаепле кешене каргасаң, зыяны уртак була, ә бер гаепсезне рәнҗетсәң, бәласе үз башыңа төшә дигәнне ишеткәнем бар иде. Озак та үтмәде, үги әтинең утыз яшьлек оныгы Җәмил суга батып үлде, ә минем газиз төпчек улымны көпә-көндез машина бәрдереп китте. Үги әти алардан соң озак яшәмәде, ялган аракы эчеп агуланган диделәр. Берсе өстенә берсе өелеп килгән хәсрәтләрдән соң, әнине инсульт бәреп, өч көн эчендә якты дөньядан алып китте. Борынгылар юкка гына: тели белсәң — теләк, тели белмәсәң — имгәк, димә­гән шул.
Тәсбих тартып, намаз укып, Аллага шө­кер итеп, ике яктагы балаларына, оныкларына изге теләк теләп утырасы, чөкердәшеп чәйләр эчеп, кунакка йөрисе урынга, безнең мәнсез картлар, бер-берсенә юл куймыйча, үзара каргыш яудыруны өстен күрде шул. Ахыры хәерле булмавы кызганыч. Оныклары вакытыннан алда кара гүргә керде, кара кайгыдан үзләренең дә гомерләре өзелде... Әле күптән түгел авылга кайтып килдек. Зират өстен чистартып, якыннарыбызның чардуганнарын буяп чыктык. Рәттән тезелеп торган каберләрдә безнекеләр ята. Дүрт кабер — дүрт сары сагыш. Үзара этле-мәчеле яшәгән әни белән үги әтинең каберләре янәшә, теге дөньяга күчкәч тынычланганнардыр, ызгышмыйлардыр, мөгаен. Ярты ел эчендә бер-бер артлы өзелгән яшь гомерләр аеруча кызганыч. Типсә тимер өзәрлек газиз балаларыбыз, мисез картлар каргышы төшүе аркасында гына һәлакәткә юлык­мадылар микән, дип шом­ланам.
Хәмидә ГАРИПОВА. Казан.
Чыганак: "Татарстан яшьләре"
Фото:Pixabay.com
Читайте нас: