Все новости

Беренче корбан

Төпкел авылда коронавирус алдагы айларда тагын берничә гомерне өзәчәген ул вакытта беркем башына да китерми иде.

“Фәритне дәваханәдән капчыкка салып алып кайтканнар да өендә төнгелеккә ялгызын гына бикләп калдырганнар икән” дигән хәбәр яшен тизлегендә авылны урап чыкты. Карт-коры бу эшкә бөтенләй телсез калса, ковид-госпитальдән кайтарылган мәетне җирләү кагыйдәләре белән азмы-күпме таныш яшьләр: “Коронавирустан вафат булган. Гәүдәсен биргәндә туганнарыннан имза куйдырганнар: ябык табутына да якын килмәскә, өендә җыелышып утырмаска”, — дип, хәлгә бераз ачыклык кертте.

Тик ничек кенә булса да, авыл халкының үлгән ирне кызганып йөрәге сыкрады. Кызганмаслык түгел иде шул: соңгы елларда Фәрит нык кына авырып йөрде, шунлыктан рәсми эшләгән урыны да булмады. Беренче хатыны белән нишләптер борчаклары пешмичә, юллары күптән аерылган иде инде, икенчесе дөнья көтәргә әллә ни хирыс булмады. Безнең халыкта элек-электән шулай корылган бит инде: хатын-кыз ирен үзеннән артык күреп тәрбияли. Авылларда бу гадәт әле дә югалмаган.
Өсте-башы юылмаган, үтек­ләнмәгән, арык ирне күргәч тә: “Моның хатыны юньсез инде”, диләр бит. Фәритнең хатыны ирен хәстәрләп бармады, киресенчә, ире авылдашларына төрле эшләрдә ярдәмләшүдән алып кайткан акчасын күбесенчә исерткеч эчемлекләр алуга тотынды. Фәрит, каршы сүз әйтмәде, үзе дә хатыны янына утырып тамак чылатудан артмады. Ә эчкән кешенең дөньясы алга барамыни инде! Капка-коймасы искерсә дә, алыштырырга тырышмадылар, ул гына түгел, озак вакыт түләмәгән өчен ут һәм газларын да өзеп киттеләр. Фәрит йортына мич чыгарды, утын ягып яши башладылар.
Фәритнең гәүдәсен, дәваханәгә машина яллап, барып, җитмешен тутырган әтисе алып кайтты. Мәрхүмнең хатыны өйдә юк, чираттагы “браматына” чыгып киткән иде. “Мәетне саклап утырмаска” дип авыл Советы биләмәсе башлыгы кат-кат кисәтсә дә, Гадел абзый эңгер-меңгер төшкәч тә яшьтәше, мәчеткә йөрүче Хәнифне барып алды. Төн буена алар икәү ябык табут янында, әлбәттә, бик якын килмичә, догалар укып, мәетне саклап чыкты.
...Менә бу яшел бәрхет белән тышланган табут эчендә улының гәүдәсе. Гадел абзыйның хәтерендә кырык биш ел элек булган йөрәк өзгеч вакыйгалар бүгенгедәй җанланды. Хәлимәсен бала тудыру йортына колхозның сөт машинасына утыртып үзе илтте ул. “Тиздән очрашырбыз! Кызмы, улмы – миңа барыбер, иң мөһиме – сәламәт булыгыз!” — дип кертеп җибәрде хатынын дәваханәгә. Ә икенче көнне төш җитүгә авылга җанны тетрәндерерлек хәбәр килеп җитте: Хәлимә бала тапканда, кинәт кенә кан басымы күтәрелеп, җан биргән.
Ак биләүгә биләнгән улын алырга барганда Гадел ни үле, ни тере түгел иде. Тач үзенә охшаган малаен кулына алгач, күзләреннән яшьләре елга булып акты да акты. “Язмыштан узып булмый, балам. Тәкъдирдә язганны күрми, гүргә кереп булмый. Сабырлык канатларың сынмасын. Үс­терербез улыбызны”, — дип юатты әнисе.
Үстерделәр. Әнисе дә, Хәлимәнең әти-әнисе дә ярдәмләште. Фәриткә өч яшь булганда, Гадел авылга эшкә килгән хисапчы кыз Мәрьямгә өйләнде. Тагын ике балалары дөньяга килде.
“Синең әниең үзеңнеке түгел бит”, — дип явыз теллеләр Фәритнең кечкенә чагында ук күңелен рәнҗетте. Ә гайбәт сөйләргә азык эзләүчеләр буш урыннан үги әнине хурларга тырышты. Гаделгә калса, хатыны балаларның барысына да тигез карады: өчесен дә кечкенәдән хезмәт тәрбиясе биреп үстерергә тырышты, ашауда да, киемдә дә аермады.
Унсигезе тулгач, егет армия хезмәтенә китте. Аннан кайткач, әтисе аңа авылдан йорт алырга ярдәмләште, егет шунда яши башлады, эш тә табылды.
“Кайчан күз уңыннан ычкындырдым соң мин улымны? Нигә ул “яшел елан” тозагына эләкте? — дип газапланып уйланды Гадел абзый. Тик уйларының очын табарлык түгел иде. Эштән башы чыкмады шул Гаделнең, таң сарысы белән басуга чыгып китә һәм кояш баегач кына кайтып керә иде. Кышын көнозыны техника ремонтлау белән шөгыльләнде. Гомере буе Гадел алдынгы игенче булды, рәсеме мактау тактасыннан төшмәде.
Ә менә улының тормышы барып чыкмады. Моның өчен әти кеше үзен дә беркадәр гаепле тоя иде. Гәрчә Гаделнең әтисе улына егерме яшь тә тулмас борын вафат булды, ярдәмләшә алмады. Тормышта югалып калмады бит, чәмләнеп, тырышып эшләде, матур итеп дөнья корды. Якты өметләр белән төзегән тормышында шулкадәр авыр югалтулар булыр дип кем уйлаган инде. Менә хәзер улының үлеме аның йөрәгенә тагын бер уңалмас тирән яра булып уелды.
...Төш җиткәнче, кабер әзер булган иде инде: Фәритне соңгы юлга озатырга яше дә, карты да дәррәү килгәнен күреп, Гадел абзыйның күңеле тулды. Улының дөнья малына, тормыш көтүгә исе китмәсә дә, ярдәмчел, яхшы күңелле булуын һәркем белә иде.
Гадел абзый белән Мәрьям апа барысын да җиренә җиткереп башкарырга тырышты: инде өлкән яшьтә булуларына, аяклары, билләре сызлавына карамастан, җирләүне яхшы дәрәҗәдә оештырдылар.
Мәчет картларын җыеп, мәрхүмнең өчесен, җидесен укыттылар, шул ук көнне кабере өстенә чардуган да куелды.
“Коронавирустан үлмәгәндер. Авылдагы кешедә каян булсын ул вирус!” кебек шик белдерүчеләр дә булды. Ни дисәң дә, бу вакытта әле авылда ковид дигән авыру беркемдә дә ачыкланмаган, халык бу зәхмәт хакында телевидение тапшыруларыннан, гәзит битләреннән генә ишетеп белә иде.
Фәритне моннан кырык биш ел элек вафат булган әнисе янына җирләделәр.
Бу көнгә кадәр нәсел­ләрендә бихисап туганнары бакыйлыкка күчкән булса да, ни могҗиза белән нәкъ менә шушында бер буш урын кала биргән иде! Карт, әмма әле шактый ныклы өянке яңа каберне җил-яңгырдан ышыкларга теләгәндәй, киң ябалдашлары астына алды. Якты дөньяга аваз салган сабыен бер тапкыр да кочаклап сөялмичә җан биргән ана, ниһаять, бу якты дөньяда үз урынын таба алмаган улы белән мәңгелеккә кавышты...
Ә авылда бу вакытта беркем дә коронавирус дигән явыз авыруның көз һәм кыш айларында авылда бер-бер артлы берничә гомерне өзәсен башына да китерми иде...

Автор: Миләүшә Латыйпова.

Фото: Pixabay.com

https://kiziltan.ru/articles/donja/Berenche-korban-770336/.

Читайте нас: