Все новости
Твои люди, село
10 Июля 2022, 09:05

Кул эшләрендә – гаилә кыйммәтләре

Уңган һәм тырыш халык яшәгән, гүзәл табигать кочагында урнашкан Сахай авылына юл тоттык. Анда кул эше остасы Клара Шәмсетдин кызы Төхвәтуллина белән танышырга бардык. Күп итеп бәйләгән әйберләрен җәеп салгач, аларны тезергә урын да җиткерерлек түгел иде. Күз явын алып торган төрле төсле кофталар, жилетлар, курчаклар, чәчкәләр – болар барысы да уңган, тырыш хуҗабикәнең хезмәт җимешләре.

Кул эшләрендә –  гаилә кыйммәтләре
Кул эшләрендә – гаилә кыйммәтләре

1961 елны - Клара Шәмсетдин кы­зына ике яшь булганда, әти-әни­лә­ре Гафури районы Сәетбаба авы­лыннан безнең районның При­бельский авылына күченеп төп­ләнәләр. Прибельский урта мәктәбен тәмамлагач, Уфа медицина колледжында лаборантка бел­геч­легенә укый. Аннары Уфа шәһәрендәге тимер-юл дәваха­нәсе лабораториясендә эшли. 1987 елны Сахай авылына килен булып төшә. Тормыш иптәше Рәмил Мөхәмәтдин улы белән өч балага гомер бирәләр. Рәсил улы Башкорт аграр университетының юл һәм аэродром юлларын төзүче инженерга укып чыга, улы Руслан шул ук университетның “Агроном” факультетын тәмамлый. Кызлары Эльвина шулай ук Башкорт аграр университетының азык-төлек сәнәгате тех­но­ло­гияләре факультетын тәмамлый. Хәзер “Бургер Кинг” рес­то­ра­нын­да директор урынбасары булып эшли. Ба­ры­сы­ның да үз тормышы, гаи­ләләре, үз фатирлары белән яшиләр. Зур улы­ның ике кызы, уртанчы улы­ның бер кыз, бер улы бар, өчен­чесен көтәләр.
Клара Шәм­сет­дин кызы беренче улла­ры тугач, азак икенче улы белән дек­рет ялында була. Икенче улы Рус­лан авариягә эләгеп чирләгәч, ин­валидлык юллап, аны карый. Тор­мыш иптәше вафат була, Кла­ра ханым 41 яшендә тол кала. Аның вафат булуына 23 ел тулган. Зур улларына 11 яшь, уртанчысына 9, бә­ләкәй кызларына 3 яшь кенә була. Өч баланы берүзе карап үстерә Клара Шәмсетдин кызы. 2000 ел­да инвалид бала карап үстерү сә­бәпле, 50 яшендә хаклы ялга чыга.
- Мин бәйләргә бәләкәй чактан ук яраттым. Азак балаларым тугач, аларга киемнәр бәйләдем. Кич­ләрен эч пошканда утырып бәй­ләм бәйли башладым. Та­поч­ка­­лар, уенчыклар, балалар ки­ем­нәренең күбесен якын­­­­на­рыма бүләк итәм. Хәзер ме­нә онык-оныкаларыма кием­нәр бәйлим. Алар минем шатлыгым, куанычым, - дип сөйләде ул.
Шулай ук, гөмбә җыярга яра­та, тәмле ризыклар пешерә ул. Бак­чада җимеш-яшелчәләр үс­терә, балаларын тәмле бәлешләр, беленнәр, бавырсаклар белән сыйлый. Балалары, онык-оныкалары кайтып ярдәм итеп, хә­л­лә­рен белешеп торалар. Алар Клара Шәм­­сетдин кызының ныклы тая­ны­­чы һәм шатлыгы булып торалар. Оста куллы, уңган, хәс­­тәрлекле әни һәм нәнәй булуы бе­­лән бәхетледер ул.
Гөлчәчәк Әсәдуллина.
Автор фотосы.

Кул эшләрендә –  гаилә кыйммәтләре
Кул эшләрендә – гаилә кыйммәтләре
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: