1992 елда мәктәпне тәмамлап, кулына аттестат алу белән, кыз Уфадагы 62нче санлы училищесында укып, иң изге һөнәрләрнең берсе – икмәк пешерүче һөнәре алып чыга. Ике ел башкаладагы икмәк заводында эшләп, тәҗрибә туплый.
Сахай авылында туып-үсеп, армия сафларында хезмәт итеп кайткан Фәнис исемле егет белән очрашып, өйләнешәләр. Гүзәлне Фәниснең әти-әнисе дә бик ошата. Шулай итеп, авылыбызда тагы бер матур гаилә барлыкка килде. Әти-әниләре һәм туганнарының ярдәме белән зур һәм күркәм йорт салып керделәр. Тату гаиләдә беренче шатлыклары булып уллары Марсель, соңыннан кызлары Гөлназ һәм уллары Солтан дөньяга туды.
Гаилә башлыгы Уфадагы заводка барып урнаша. Гүзәл тәүдә шәхси эшкуар Әфтах Халиковның пекарнясында эшләсә, соңыннан авыл кибетендә сатучы булып күчә. Гомумән, Шәрәфетдиновлар бик тырыш һәм уңган гаилә, бер эштән дә куркып тормыйлар. Бакча эшләре аларның иртә яздан башлана – теплицаларында һәм бакчаларында нәрсә генә үстерми алар. Ихата тутырып мал-туар, кош-корт асрыйлар. Инде балалары да аларның зур ярдәмчеләре. Уллары Марсель Уфада Эчке эшләр органнарында эшләп йөри. Кызлары Гөлназ Уфа тармак технологияләре колледжын тәмамлап, кибеттә администратор булып эшли. Читтән торып Башкорт дәүләт техник нефть университетының өченче курсында укый. Бу атнаны гаиләдә шатлыклы вакыйга көтелә - Гөлназ кызына никах укытырга җыеналар. Яшьләр бәхетле булсыннар, тигез гомер итсеннән, дип телисе килә.
Кече уллары Солтан мәктәп тормышында бик актив катнаша, барлык яңалыклар белән кызыксына, төрле түгәрәкләргә йөри. Сыйныфташы Тимур белән авылдагы Фатиха мәчетендә ислам нигезләре белән танышалар, догалар тыңлыйлар, гарәпчә укырга өйрәнәләр, дини-әхлакый тәрбия алалар.
Ял көннәре җитсә, аларның тату гаиләсе бергә җыела. Буш вакытларда балалары әти-әнисенә булышалар, бергәләп ашарга әзерлиләр, кар көриләр, чаңгыда шуалар. Гүзәл пешеренергә, якыннарын һәм килгән кунакларны тәмле ашлары белән сыйларга ярата. Зур һәм матур өйләренең тәрәзә төпләрендә төрле төстәге фиалка чәчкәләрен күреп, кәефләр күтәрелә. Җәй җитү белән ихаталары, бакчалары шау чәчәккә күмелә.
Әлеге вакытта Гүзәл Нәзир кызы Олыкүл авылындагы нефть базасында оператор булып эшләп йөри. Өстәвенә, социаль хезмәткәр дә ул. Аның эш көне беренче кояш нурлары белән башлана. Авылда башкача мөмкин дә түгел. Иртән торып сыерын сава, сөтен аерта, кош-кортларын карый, өйдәгеләрне тәмле ашлары белән сыйлый да әбиләре янына ашыга - мохтаҗларга, өлкән яшьтәгеләргә ярдәм күрсәтә. Тормыш мәгънәсен башкаларга ярдәм итүдә күрә. Әбиләргә ярдәм итеп кенә калмый, аларның шатлыкларын да, борчуларын да уртаклаша, кирәк икән, табиб та, психолог та, сердәш тә була белә ул. Каенанасына да кадер-хөрмәт күрсәтә. Гомумән, Гүзәл изге күңелле, тырыш, уңган һәм булган кеше. Шуңа якыннары һәм туганнары гына түгел, бөтен авыл халкы да аны ярата, хөрмәт итә.
Мин үзем 38 ел мәктәптә балалар укыттым. Район гәзитен “Колхоз юлы” дип исемләнгән вакыттан ук алдырам. Гомер буе ул минем иң якын дустым, киңәшчем дә. Байтак еллар үзем дә гәзитнең штаттан тыш хәбәрчесе булдым – анда күп кенә язмаларым дөнья күрде. Киләчәктә дә аның битләрендә Гүзәл Шәрәфетдинова кебек уңган, тырыш кешеләр турындагы мәкаләләр күбрәк урын алса иде.
Олыгаем барган көнемдә Гүзәлне язмышымның бер бүләге итеп кабул итәм. Аның күңел җылысы барсына да җитә. Аның карамагында 16 әби. Миңа да атнасына ике тапкыр килә ул. Ишектән үк елмаеп килеп керә, аны күрү белән кәефләрем күтәрелеп китә. Хәлләремне белешә, эшләремне эшләшә. Ай саен утка, суга, газга түләүләрне алып китеп, түләп, квитанцияләрне кайтарып бирә. Мин генә түгел, барлык авыл халкы аңа рәхмәтле.
Белмим, мондый рәхмәтләр аңа күпме җыелгандыр?! Ләкин шуны беләм: бер рәхмәт мең бәладән коткара. Гүзәл Шәрәфетдинова да шуңа ышанып, дөньядагы изге һөнәрләрнең берсе - социаль хезмәткәр булуы белән горурланып яши.
Мәдинә Латыйпова, мәгариф ветераны.
Сахай авылы.