Все новости
Твои люди, село
1 Февраля 2022, 16:40

"Язылдым теләп, алдым бүләк"

Фәйзуллина Вәлия Әгъзам кызы (Иске Акташ авылы):

"Язылдым теләп, алдым бүләк"
"Язылдым теләп, алдым бүләк"

- Бу гәзитне мин яшь вакыттан бирле алдырам. Яраткан язмаларны кисеп алып саклыйм, еллар узгач, кабат алып укыйм. Аларда район тарихы, авыллар елъязмасы саклана, дисәң дә була.
Районны яратасың, аның тормышын, күпмилләтле халкының мәдәниятен, рухи кыйбласын беләсең килә икән, район басмасы иң якын ярдәмчең һәм дустың була ала. Аның хәзер эчтәлеге генә түгел, бизәлеше дә үзгәрде - заманча, зәвыклы, кулга алуы ук күңелле. Авыл җирендә яшәгәнлектән, аның соңгы битендәге белдерүләр дә, телевизион программа да кирәк. Кеше язмышлары турында язылган мәкаләләр дә бик кызыклы. Аның битләрендә күбрәк рецептлар, шигырьләр бирелсә, тагын да яхшырак булыр иде. Агымдагы елдан башлап ул атнасына бер тапкыр 12 битле булып килә башлады. Бу безнең өчен бик уңайлы, барлык мәгълүматлар бер гәзиттә туплана. Кыйммәтләнде, дип тормыйк, киләчәктә дә алдырыйк, укыйк, фикер алышыйк, шатлыкларыбызны уртаклашыйк, борчыган сорауларга бергәләп җавап эзлик.
Яшь вакытымда Кырмыскалы авылында яшәдек, район үзәк дәваханәсендә эшләдем. Тормыш иптәшем вафат булгач, кияүгә чыгып, 30 ел инде Иске Акташ авылында гомер итәбез. Илмир улым Кырмыскалыда туган иде, ул - өйләнгән, яшь ярымлык кыз үстерәләр. Монда килгәч, Илшат белән Гөлшат исемле игезәкләр туды. Менә шулай матур табигать кочагында урнашкан авылда яшәп ятабыз.
Венера Гафарова.

Автор фотосы.

#Кармаскалинскаяновь

#Кармаскалинскийрайон

"Язылдым теләп, алдым бүләк"
"Язылдым теләп, алдым бүләк"
Автор:Венера Гафарова
Читайте нас: