Все новости
Твои люди, село
28 Января 2022, 16:14

"Яратабыз, алдырабыз, укыйбыз"

Әхмәдиева Руфина Рафаил кызы (Кабак авылы): - Без үзебез һәм балаларыбыз өчен бик күп гәзит-журналлар алдырабыз. Район басмасын да яратып укыйбыз. Андагы район хәбәрләре, яшь гаиләләр, спорт чаралары турындагы язмалары да безнең өчен бик кызыклы. Гәзиттәге язмаларны интернеттан алынган хәбәрләргә алмаштырып булмый инде.

"Яратабыз, алдырабыз, укыйбыз"
"Яратабыз, алдырабыз, укыйбыз"

Үзем тумышым белән Борай районының Бикмәт авылыннан. Булачак тормыш иптәшем белән телефон аша таныштым, дөресрәге, ул телефон номерын ялгыш җыйган булган. Сөйләшеп, дуслашып киттек. Ирем Айдар Миннур улы - Сәвәләй авылыныкы, өйләнешкәч, Кабак авылында яши башладык. Гаилә корып, яши башлавыбызга быел 16 ел тулды. Бүгенге көндә ул “Профсистема” җәмгыятендә водитель, ә мин Кабак хакимиятендә җирне файдалану буенча белгеч булып эшлим. Өч кыз үстерәбез. Зурысы Диана 9нчы сыйныфта укый. Музыка мәктәбенең гитара классын тәмамлады. Волейбол, үзешчән сәнгать, бию тәгәрәкләренә йөри. Әле чыгарылыш имтиханнарына әзерләнә. Икенче кызыбыз Рианага – 8 яшь, 2нче сыйныфта укый. Бию түгәрәгенә йөри, гитара, фортепиано классында шөгыльләнә. Өчесе кызыбыз Индира биергә һәм җырларга ярата. Яңарак районда үткәрелгән “Бәллүр тамчы” конкурсында өченче урын алды, - дип үзе белән таныштырды Руфина Рафаил кызы.

Алма агачыннан ерак төшми, дигәннәре хактыр. Инстаграммда очраклы гына Руфина Әхмәдиеваның сәхифәсенә барып кереп, гаиләләре белән җыр-моңга әвәс булулары, авыл биләмәсендә генә түгел, районда үткәрелгән төрле чараларда актив катнашулары сурәтләнгән фоторәсемнәрне сокланып карап утырдым. Гаиләләре белән сәнгать сөйгән, спорт белән шөгыльләнгәннәр горурлык хисе уята. Руфина Рафаил кызы үзе дә бер чарадан да читтә калмый. Аның моңлы тавышы күпләрне әсир итә, биергә төшеп китсә, күңелләр канатлана. Сәламәт тормыш алып баралар. 2020 елда җәмгыятьтә гаилә кыйммәтләрен һәм ата-ана җаваплылыгын үстерүне күз уңында тоткан “Гаилә елы” Бөтенрусия конкурсының “Авыл гаиләсе” номинациясендә Айдар һәм Руфина Әхмәдиевлар гаиләсе беренче урын яулаганнар һәм Кырмыскалы районы муниципаль районының дипломы белән бүләкләнгәннәр.
Чыннан да, кеше җәмгыятьтә нинди генә абруй яуласа да, эшендә нинди генә вазыйфа биләсә дә, гаиләсенә кайта. Монда һәрвакыт үзең булып калырга мөмкин, сине ничек бар, шулай кабул итәләр, андагы һәр кеше сиңа якын һәм алар сине ярата. Тулы гаиләләрдә үскән балалар киләчәктә үз юлын тизрәк таба, аларга өлкәннәр дөньясына керү җиңел. Шуңа да гаиләләрне үстерүгә, аларның иминлеген саклауга игътибар кимемәячәк. Мондый чаралар гаилә әгъзаларын тагын да берләштерә.

Венера Гафарова.

Автор фотосы.

#Кармаскалинскаяновь

#Кармаскалинскийрайон

#Семья

"Яратабыз, алдырабыз, укыйбыз"
"Яратабыз, алдырабыз, укыйбыз"
Автор:Венера Гафарова
Читайте нас: