Все новости
Твои люди, село
27 Января 2022, 15:04

"Яратып укыйбыз һәм башкаларны да алдырырга өндибез"

Мөхәмәтов Әхмәт Мөхәмәт улы (Бакчалы авылы): - Һәр елдагыча, гәзит-журналларга язылу хәстәрлеген алдан ук күрдек. Яратып укыган “Үзән” басмасына да язылып, бәхетебезне сынап карарга булдык һәм китанциянең күчермәсен почта аша салдык.

"Яратып укыйбыз һәм башкаларны да алдырырга өндибез"
"Яратып укыйбыз һәм башкаларны да алдырырга өндибез"

Һәм менә минем исемем дә бүләк отучылар исемлегендә. Гәзитне күп еллар алдырып килсәк тә, мондый бәхет беренчегә генә “елмайды”.
Үзем “Үрнәк” җәмгыятендә механизатор, соңыннан Прибельский почта элемтәсендә хат ташучы булып эшләдем. Гәзит-журналларга язылу кампаниясенең беркайчан да җиңел булмаганын яхшы аңлыйм, чөнки гәзит укучыларның саны елдан-ел кими бара. Шулай да почтальоннар халык белән актив эш алып баралар.
Тормыш иптәшем Рәмзилә Баязит кызы Сахай урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Өч бала үстердек. Өлкән улыбыз Айнур Себер тарафларында эшләп йөри, кызыбыз Айсылу әнисе кебек укытучы һөнәрен сайлады - Иске Шәрәй урта мәктәбендә балаларга белем бирә, әлеге вакытта декрет ялында, Роза кызыбыз кияүдә, ул да әлеге вакытта декрет ялында. Күпләп мал-туар, кош-корт асрыйбыз, җәй булса, бакчада мәш киләбез. Шулай да, гәзит укырга да вакыт табабыз. Яратып укыйбыз һәм башкаларны да алдырырга өндибез.
Венера Бакиева.

Автор фотосы.

#Кармаскалинскаяновь

#Кармаскалинскийрайон

"Яратып укыйбыз һәм башкаларны да алдырырга өндибез"
"Яратып укыйбыз һәм башкаларны да алдырырга өндибез"
Автор:Венера Гафарова
Читайте нас: