Все новости
Твои люди, село
27 Января 2022, 14:53

"Гәзитсез - дөнья сансыз!

Бадгутдинова Равия Хәбибрахман кызы (Колыш авылы): - Үземне белгәннән бирле район гәзитен алдырып, яратып укыйбыз. Ансыз яшәп буламыни? Аның килгәнен без түземсезләнеп көтеп алабыз әле, әледән-әле почта тартмасын чыгып карыйбыз.

"Гәзитсез - дөнья сансыз!
"Гәзитсез - дөнья сансыз!

Гәзиттә булган барлык мәкаләләр, язмалар, махсус битләр бик ошый. Шигырьләрне дә яратып укыйм. Барыннан да бигрәк район яңалыклары нык кызыксындыра. Әлбәттә, байтак еллар терлекчелектә эшләгәнлектән, үзем төсле хезмәт кешеләренең сикәлтәле гомер юллары, хөрмәткә ия ветераннар хакындагы язмалар да миңа якын.
Гәзитне кулыма алсам, күңелем ял итә. Гомумән, без бабаем – Мөхәмәдьяров Рауфил Мотаһар улы белән икебез дә укырга яратабыз. Районның татар телендәге “Үзән” һәм башкорт телендәге “Даирә” гәзитен дә, республика басмаларын да алдырабыз.
Үзем Фрунзе исемендәге колхозда чөгендердә дә эшләдем, фермада дуңгыз да карадым, механизаторларга ашарга да пешердем. Гомум эш стажым 40 ел. Шәхси хуҗалыгыбыз да зур булды. Биш бала үстердек. Бүгенге көндә 11 оныгым һәм 16 туруным бар. Бу үзе бер байлык түгелмени? Ләкин тормыш юлымда кайгылар да күрергә туры килде: ике улым, ике киявемнең гомерләре кыска булдылар. Калган балаларым бик матур яшиләр, алар өчен куанып бетә алмыйм.
Тормыш иптәшем дә 52 яшендә генә фани дөньядан китеп барды. 18 ел ялгызым яшәдем, соңыннан Ибраһим авылыннан Рауфил Мотаһар улы белән язмышларыбызны бергә бәйләдек. Аның да хатыны үлгән булган. 15 ел инде шатлык-кайгыларны бергә уртаклашып гомер итәбез. Ул Бәләбәй техникумын тәмамлаганнан соң фермада оператор, осеменатор булып эшләгән. Аның эш стажы – 46 ел. Алты бала – дүрт кыз, ике ул үстергәннәр. Араларында теш табибы, бухгалтер, эретеп ябыштыручы һәм һөнәр ияләре дә бар.
Рафил абыегыз яшь вакытында гармунда да өздереп уйный иде, җыр-моңга һәм биюгә дә оста булды. Хәзер икебез дә хаклы ялдабыз, шуңа да гәзитнең башыннан азагына кадәр укып чыгабыз. Бүләк отуыбызга бик шатбыз. Гәзитләрне җыя барабыз, укырга күршеләргә, танышларыбызга да бирәбез. Редакция хезмәткәрләренә сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телим. Ә райондашларымны “Үзән” гәзитенә язылырга чакырам. Язылыгыз, алдырыгыз, укыгыз һәм бүләкләр отыгыз.
Венера Гафарова.

Автор фотосы.

#Кармаскалинскаяновь

#Кармаскалинскийрайон 

"Гәзитсез - дөнья сансыз!
"Гәзитсез - дөнья сансыз!
Автор:Венера Гафарова
Читайте нас: