Бүгенге сүзебез элекке хезмәттәшебез – 32 ел гомерен редакциядә секретарь вазыйфасын күңел җылысын биреп, намус белән башкарган Абдуллина Дилә Фәрит кызы турында.
Аның белән байтак еллар бергә эшләргә туры килде. Мин район гәзитенә килгәндә ул күп еллар биредә эшли иде инде. Аның компьютер тычканын хәрәкәтләндерүенә, бармакларын клавиатура буйлап шәп-шәп йөртүенә сокланып карап тора идем. Аралашучан, киң күңелле һәм тырыш кеше ул. Очы-кырые күренмәгән кәгазь эшен тиз генә тәртипкә салып куя. Секретарь буларак, район гәзите редакциясенә килгән һәр кешене ачык йөзе һәм тәмле теле белән каршы алды. Шуңа да аны барсы да яраттылар, хөрмәт иттеләр.
Ул 1956 елның 24 апрелендә Кырмыскалы авылында Фәрзәнә Вәлиулла кызы һәм Фәрит Габделхай улы Әхтәмовларның күпбалалы гаиләсендә өченче сабый булып дөньяга туган. Район үзәгендәге урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Кырмыскалы һөнәрчелек училищесында бухгалтер һөнәре алып чыга. Аны хәрби комиссариатка 2нче бүлеккә ярдәмче итеп эшкә чакыралар. Йоматау техникумыннан имтихан алырга килгәч, ул да бәхетен сынап карарга була һәм сынауны уңышлы тапшырып, укырга кереп китә. Кулына диплом алу белән район хакимиятенең балигъ булмаганнар эше буенча комиссия секретаре итеп эшкә урнаша. Мотоциклга укып таныклык ала. Эш буенча командировкаларга мотоцикл белән йөри ул.
1980 елда беренчедән бирле бергә укыган сыйныфташы Рафаэль Нуретдин улы белән чәчләрен-чәчкә бәйлиләр. 1981 елда тормышларына ямь өстәп кызлары Алия туа. Декрет ялыннан соң аны редакциягә секретарь-машинистка итеп эшкә чакыралар.
- Биредә мине җылы кабул иттеләр, ләкин мин машинкада бөтенләй җыя белми идем. Рәхмәт, һәркем миңа ярдәм кулы сузды. Үзем дә машинкадагы хәрефләрнең кайда урнашуын ятлап, хезмәттәшләремнең ярдәме белән эшкә кереп киттем. Соңыннан компьютерлар кайтты, ансына да өйрәндек. Соңрак рус телендәге текстларны да мин җыя идем. Гәзитне вакытында әзерләп җибәрү өчен эштән соң калып төнгә кадәр утырган чаклар да күп булды. Коллектив тату һәм бердәм иде, шуңа эшнең авырлыгы сизелмәде. Шатлыгын да, кайгысын да бергә уртаклаштык, эшкә яңа килүче хезмәткәрләргә ярдәм итәргә тырыштык. Шуңа да, анда эшләгән елларым якты хатирәләр булып саклана. Гөрләтеп эшләдек тә, күңелле итеп ял да итә белдек. Мидхәт Рәҗәпов, Эльза Саттарова, Фәнил Солтанов, Марат Хәсәнов һәм башка хезмәткәрләрем һәрвакыт ярдәм иттеләр, барсына да рәхмәтлемен.
Тырыш хезмәте лаеклы бәһалана Дилә Фәрит кызының - бик күп Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә, Хезмәт ветераны дигән исемгә ия була.
Тормыш иптәше Рафаэль Нуретдин улы белән Алия һәм Айгөл исемле кызлар үстерделәр. Алия Бөре педагогия университетын, Айгөл Педагогия техникумын тәмамлаган. Бүгенге көндә Дилә Фәрит кызы бәхетле нәнәй: оныкасы Алинага 18 яшь, оныгы Даниил быел беренче сыйныфка укырга бара.
Байтак еллар гомер иткән ире Рафаэль вафатын да бик авыр кичерде. Шулай да үзенең нык ихтыяр көчен җигеп, авырлыкка сыгылмыйча, алга карап тулы канлы тормыш белән яшәргә түземлеге җитте. Инде үзләре бала үстереп, гаиләле булган кызларына ул бүген дә иң ышанычлы терәк һәм зирәк киңәшче дә ул.
Бүгенге көндә Дилә Фәрит кызы хаклы ялда. Ихата тутырып гөл-чәчкәләр, бакчасында яшелчә-җимешләр үстерә.
- Бакчада эшләргә яратам, әнә бит кыярларым да өлгерде, башка җиләк-җимешләрем дә ел саен мул уңыш бирәләр. Рәхмәт балаларыма, кайтып барлык эшләремдә булышып торалар, - ди ул.
https://karmaskaly-nov.rbsmi.ru/articles/tvoi-lyudi-selo/Eshl-g-n-ellarim--yakti-hatir-l-r-822844/.
#Кармаскалы#Кармаскалинский район