Икмәк игүчеләргә хөрмәт күрсәтик яки максатлыларга юл бирик

Бары тик бай җир биләүчеләр генә дөньяны үзгәртергә мөмкин, дигән фикер белән килешергә теләмим, гади эшчәннәр дә алларына максат куеп, уңышка ирешә ала. Акча эшләү мөмкинлеге бар. Проблемалар да юк түгел, әмма аларны җиңеп чыгарга һәм зарланудан, акланудан туктарга гына кирәк.

Моның мәгънәсенә төшенү өчен без “Уңыш” крестьян-фермер хуҗалыгы җәмгыяте җитәкчесе Аркадий Кучеров белән күреп сөйләшергә булдык. Предприятие бөртекле культуралар, көнбагыш, җитен үстерү белән шөгыльләнә һәм югары уңышларга ирешә. 2020 ел йомгаклары буенча, ул Кырмыскалы районының иң яхшы фермеры дип танылды. Агымдагы елда 100 гектар карабодай, арпа, элиталы бодай, сабан ашлыгы, арыш һәм 500 гектар мәйданда көнбагыш чәчелгән.
Юлларның башы
Иреккә омтылган, кулында дипломы булган 30 яшьлек егет... ышанычсыз контрактлар, бәләкәй хезмәт хакы, артык эш сәгатьләре һәм чынга туры килми торган тормыш - Аркадий Кучеровның хезмәт юлы шулай башлана.
Ләкин иге-чиге булмаган авыр эшләрдән соң Аркадий Михайлович шәһәр ыгы-зыгысы белән саубуллашырга һәм авылга, асылда, Яңа Кыешкыга кайтып, хыялларын тормышка ашырырга карар итә. Бу көннән биш ел вакыт кына үтә.
“Нишләп фермер булырга карар иттегез?” дигән сорауга ул:
- Байтак еллар дәвамында миңа күп кенә кешеләр белән очрашырга, борчылырга, уңышлар һәм уңышсызлыклар кичерергә туры килде. Әледән-әле азык-төлек, авыл хуҗалыгы һәм табигать байлыкларыннан файдалану кебек темалар белән кызыксындым. Менеджмент белән яхшы таныш идем, кирәкле кешеләргә товар сатарга өйрәндем. Ләкин миңа үз хыялларымны тормышка ашыру өчен иркенлек җитми иде. Үз вакытыңны, барлык көчеңне һәм энергияңне салган эш ләззәт китерсен, сәләтеңне, талантыңны ачсын һәм тормыш сыйфаты да яхшырсын дип теләдем. Шул вакытта сыйфатлы авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү теләге барлыкка килде. Тәүге өч елда алган тәҗрибә ул чорда эшләүгә гарантия булмау белән үрелеп барды. Нәкъ шул сәбәпле, күп акча һәм вакыт сарыф ителде. Уйланулар һәм стресс кичерүләр хәлне тагы да катлауландырды, чөнки икътисадый күзлектән караганда предприятиенең торышы бик начар иде. Эшләү өчен корылмалар кирәк, әмма алар бу техниканы тоту өчен дә җитәрлек акча эшләмәделәр, - дип җавап бирде.
Аркадий Михайлович бу халәттән чыгу юлын табарга кирәклеген аңлый. Өч елдагы авырлыклар аны хыялыннан, басу-кырларда эшләүдән баш тартырга мәҗбүр итә алмады. Киресенчә, үз проектын дәвам итәргә ныклы нигез генә булды.
- Күпләр авыл хуҗалыгы тармагында тәҗрибәсе булмаган кеше фермер булып кита алмый, дип миңа шикләнеп карадылар. Моңа карамастан, предприятиегә мине хуплаган, ярдәм күрсәткән һәм безнең продуктларны сатып алган кешеләр туплый алдым, - ди Аркадий Михайлович.
Яраткан эш уңыш китерә

Сер түгел, Аркадий Михайловичның сатып алучылар белән эшләү тәҗрибәсе зур. Якын киләчәктә аның продукциясе үзенең кибетләренә чыгарылачак. Ул гына да түгел, һәр кешегә файда китергән эш белән шөгыльләнеп, фермер дөньяны тагы да яхшыртырга дигән максат белән яши.
- Безнең эшебездә тәҗрибә уртаклашу бик мөһим. Авыл хуҗалыгы сәнәгате һәм химия барлыкка килү белән йолага әверелгән күп кенә алымнар юкка чыкты. Күп укырга һәм алынган белемнәрне авыл хуҗалыгындагы чынбарлык белән чагыштырырга туры килә. Шуның өчен дә эшкуарлыкны терлекчелек өлкәсендә үстерергә исәп, - дип киләчәккә уй-хыяллары беклән уртаклаша Аркадий Кучеров.
Башкарган эшенең кадерен белгән кешегә сокланмый мөмкин түгел. Сыйфатлы органик продуктлар җитештерү, киләчәктә терлекчелек белән шөгыльләнү, кирәгеннән артык эшләү, ару, икътисадый чыгымнар һәм куркынычлар белән бәйле булуга карамастан, үзенең эше турында шундый ләззәт белән сөйли.
Соңыннан Аркадий Михайлович сүзен дәвам итә:
- Бүген безнең алга барырга ярдәм итә торган заманча корылмаларыбыз - Америкада җитештерелгән New Holland, Deutz Fahr тракторлары, Amazon и Väderstad яңа буын чәчкечләребез бар. Безнең кебек зур булмаган компания өчен бердәнбер финанслау каналы – безнең килем.
Җәй көне без эссегә кадәр 4.30 сәгатьтә торабыз, соңыннан кичкә кадәр эшлибез. Кыш эшебез алай ук киеренке түгел. Яңгырлы көннәрдә ял итәбез,техник хезмәтләндерү буенча эшләрне башкарабыз.
Агымга каршы

Бәхеткә, җәмгыятьтә азык-төлек продуктларына, авыл хуҗалыгының җитештерү тармагына, табигатькә башка күзлектән караган җитештерүчеләрнең һәм кулланучыларның зур берлеге төзелә. Бу уңайдан предприятие үзен зур булмаган тәҗрибә чикләреннән чыккан әйбернең бер өлеше итеп хис итә.
- Без тракторларыбыз турында кайгыртабыз, аларны инструкция буенча карыйбыз, безнең транспортка туры килгән ягулык салабыз. Шул ук вакытта үз организмыбызга без бөтенләй башкача карыйбыз. Зыянлы консервантлар исәбенә озак сакланган азык белән тукланабыз, нәрсә ашатканнар, нинди шартларда асралуы турында кызыксынмыйча, мал итен ашыйбыз. Хәзер мин ризыкларны экологик чиста продуктлардан гына әзерләнүе турында хыялланам.
Кайвакыт үз ихатаңнан читкә карарга һәм тормышыбызга гына түгел, ә без яшәгән дөньяның киләчәгенә дә йогынты ясарга мөмкин булуы турында уйларга кирәк, - ди Аркадий Михайлович.
Байтак еллар зур шәһәрдә яшәгәннән соң авылда эшләү җиңел түгел. Ләкин Аркадий Кучеровның бу “кызыксынулары һәм теләкләре бер булган кешеләр белән ачык диңгездә йөзәргә тырышу” дип атала. Димәк, куркуны һәм өметсезлекне җиңәргә мөмкин.
“Сезнең иң зур уңышыгыз нәрсә булды?” дигән сорауга ул, шаяртып:
- Безнең өчен культиваторда мотор маен алмаштыру яисә трактор акселераторын ремонтлау зур уңыш, дип җавап бирде. Һичшиксез, аларның уңышы - хыялның чынбарлыкка әверелүе һәм предприятиенең ышаныч яулавы.
- Үзем дә аптырыйм, шул кадәр көч-куәт аңарга кайдан киләдер. Ул беркайчан да арымый. Иртә таңнан торып, икенче таңга кадәр эшләвен дәвам итә. Берәүдән дә бернәрсә дә көтми, - ди аның турында хатыны Инга.
Әйе, ул хаклы, чөнки Аркадийның тормышында бердәнбер онытылмаслык мизгел - булачак хатыны белән очрашу. Һәм бу чын мәхәббәт. Аларның Лука исемле уллары үсеп килә, әле ул балалар бакчасына йөри, йөзәргә ярата. Тиздән ул яшь блогер булыр дип ышанабыз. Бәлки, файдалы ингредиентлардан әзерләнгән ризык иң яхшысы дип исәпләгән әтисе турында фильм төшерер.
Һичшиксез, Аркадий Михайлович үз эшен ярата, әмма ахыр чиктә авыл хуҗалыгы - ул эш, килем алу ысулы. Әлеге вакытта финанс ресурслар предприятиене барлык кирәкле әйберләр һәм эш урыннары белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Биредәге җитештерү тармагында Яңа Кыешкы авылыннан Вафир Әбделманов, Вилдан Әбделманов һәм Нияз Биктимеров эшли.
Алар әйтүенчә, җитәкчеләренең күтәренке кәефе һәм шаян сүзле булуы, киләчәккә өмет белән каравы иң мөһиме.
Без басу батырларына һәм яшьләрне авыл хуҗалыгына ничек җәлеп итү турында кайгыртучыларга хөрмәт белән карарга тиеш. Районның иң яхшы фермеры мисалында без авыл хуҗалыгы онлайн аралашудан читләшергә һәм тормышның кадерен белеп яшәргә булышлык итүен күрәбез.
Аркадий Кучеровка ныклы сәламәтлек, ак юллар һәм уңдырышлы җирләр телибез.
Айгөл Нуриева.
Читайте нас