Бүген Башкортстан Республикасы Хөкүмәте премьер-министры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Илдус улы Фазрахманов эш сәфәре белән Кырмыскалы районында булып китте.
Министрны район хакимияте башлыгы Альфир Фәрхәт улы Сабиров, районның авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Илдар Рәүф улы Латыйпов каршы алды. Эшлекле очрашуны кунаклар “Шәйморат” фермер хуҗалыгыннан башлап җибәрде. Әйткәндәй, бу көнне биредә сабан бодае чәчүгә төштеләр. Икенче ел инде орлыкчылык юнәлеше буенча шөгыльләнгән хуҗалык җитәкчесе Артур Нургалиев язгы кыр эшләрнең барышы белән таныштырды. Монда экспериментлардан курыкмыйлар. Менә инде берничә ел рәттән шәйморатовлылар ноутил технологиясе буенча җирне алдан сөрми генә чәчә. Менә узган елда бу 100 гектар мәйданы биләгән басуда җитен үссә, быел биредә бодай чәчелә. Фермерның барлык техникасы да диярлек яңа һәм заманча, шуңа эштә өзеклекләр булмаска тиеш. Агымдагы сезонда басуларны ашлау һәм корткычларга каршы эшкәртү өчен яңа сиптергеч агрегат кайтачак. Әлеге вакытта басуларны “Massey Ferguson” кебек ике куәтле трактор һәм турыдан-туры чәчәргә мөмкинлек бирүче “Cherardi” чәчкечләре иңли. Эшче куллар да җитәрлек. Шуңа чәчүне билгеләнгән вакытка төгәлләргә ниятлиләр. Иң мөһиме, һава торышы гына сынатмасын.
“Урожай” җәмгыяте басуларында да кунаклар эшләрнең тулы куәткә баруын үз күзләре белән күрде. Җәмгыять җитәкчесе Илгиз Наил улы Ханнанов билгеләвенчә, Кырмыскалы районында алар инде 5нче сезон эшли. Әлеге вакытта Константиновка авылы янындагы басуда рапс чәчәләр иде. Бу культура 3нче бригада басуларында 1300 гектарны билиячәк. Шулай ук бирдә арпа, бодай, көнбагыш һәм орлык өчен кукуруз да чәчеләчәк. Илшат Илдус улы киләчәктә шикәр чөгендеренә игътибарны арттырырга кушты, чөнки райондагы җирләр татлы культураны үстерү өчен бик уңдырышлы.
Ә менә эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрнең берсе – Радмир Мөхәрәмов җитәкчелегендәге “Үзәк” МТСында шикәр чөгендереннән беркайчан да баш тартмадылар. Кунаклар килгәндә Шәрипкол авылы янындагы басуда шикәр чөгендере чәчү белән мәшгульләр иде. Ә Түбәнге Төкен авылында министр Рөстәм Кормаевның крестьян-фермер хуҗалыгында яңа ферма төзелеше белән танышты.
Арытаба Илшат Фазрахмановның эш сәфәре Гафури районы буенча дәвам итте.