Дәүләт органы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, гаепләнүче - башка төбәк кешесе. Тикшерү фаразы буенча, ир балигъ булмаган бала белән танышулар сайтында аралашкан, шуннан соң «WhatsApp» мессенджерында әңгәмәне дәвам итәргә тәкъдим иткән.
– Аралашу вакытында хөкем ителүче балага порнографик сурәтләре булган фотографияләр җибәргән, – диләр Учалы районы судында.
Ир ике җинаятьтә гаепләнә: балигъ булмаган баланың ярдәмчесез халәтен файдаланып, җенси характердагы гамәлләр кылу һәм балалар арасында порнографик материалларны законсыз тарату.
Беренче мәддә буенча гаепләнүчегә - 12дән 20 елга, икенчесендә – ике елдан алты елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный.
Фото: КП.ру