Һәрбер көнеңне шатлык бизәсен, сәламәтлегең ныклы, гомерең озын булсын. Киләчәктә дә үстергән балаларыңның игелеген күреп, онык-оныкаларыңның хөрмәтен тоеп, шатлык-куанычларга төренеп яшәргә язсын.
Син булганга, кадерлебез, без бәхетле,
Синең белән якты өебез.
Безнең белән син дә бәхетле бул,
Сиңа озын гомер телибез.
Шатлык-куанычлар бирсен Ходай,
Кояш сиңа бирсен яктылык.
Барлык балаларың, оныкларың
Китерсеннәр бары яхшылык.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, онык-оныкаларың.
***
Хәсәнов Фәез Габбас улын күркәм бәйрәме - 70 яшьлек юбилее белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз.
Сиңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, ак бәхетләр телибез. Балалар, оныклар шатлыгы күреп, апабыз Рәхимә Мөхәрләм кызы белән тигез озын гомер кичерергә насыйп булсын.
Юбилеең котлы булсын,
Телибез бәхет кенә,
Сөендерсен һәрбер көнең,
Шатлыклар килеп кенә.
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер, тыныч тормыш -
Безнең сиңа әйтер теләкләр.
Иң изге теләкләр белән каенешең Фаил, киленең Гүзәл, балалар Гөлшат, Фидан, Лилия, Финат, Динә, Чулпан, Азалия, Равил, Кәрим.