Все новости
Поздравления
18 Июня 2021, 12:49

Хәмитова Мәхбия Нигамәт кызына

Мөкәй авылында яшәүче кадерле әниебез, нәнәебез Хәмитова Мәхбия Нигамәт кызын матур бәйрәме – 80 яшьлек юбилее белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз.

Кадерлебез, без сине бик яратабыз, синең белән горурланабыз. Хәерле гомер, тыныч картлык насыйп булсын. Дөньяның михнәтен белми, чир-сырхаулар күрми, бәрәкәтле имин елларда сәламәт булып озын-озак яшәвеңне телибез.
Изгелекләр кылып яшисең син,
Алтын таулар өмет итмисең.
Башкаларга шатлык өләшәсең,
Балаларым, дип яшисең.
Сиңа насыйп булган бәхет-шатлык,
Якты көннәр мәңге бетмәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет диләр,
Шунсы бигрәк читләп үтмәсен.
Иң изге теләкләр белән кызың Фәнәзия, оныкаң Лилия.
Читайте нас: