

Йола буенча, район гәзитләре редакциясе әледән-әле гәзит укучылар арасында бүләкләр уйнатып тора. Моның өчен яраткан гәзитегезгә язылырга һәм лотерея уенында катнашу өчен квитанциянең күчермәсен Кырмыскалы авылы, Елга тыкрыгы, 7нче йорт адресы буенча җибәрергә яки китереп бирергә генә кирәк. Үзегез дә язылыгыз, күрешеләрегез, туганнарыгыз һәм танышларыгызны да язылырга үгетләгез.
Бу юлы күп төрле бүләкләр уйнатачакбыз. Алар арасында кофеварка, блендер, чәй һәм аш сервислары, термоз, стена сәгате, лейкалар һәм башкалар бар. Бүләкләр алуда иганә ярдәм күрсәткән Иске Бәбеч авылы фермеры Рәиф Халитов һәм Кырмыскалы авылының “Кармет” җәмгыяте җитәкчесе Дамир Насыйровка олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Исегезгә төшерәбез, “Үзән” (индексы ПО 664), “Кармаскалинская новь” (индексы 50717) гәзитләренә 6 айга язылу хакы – 933 сум 48 тиен. Ә бер елга язылырга теләсәгез, ул 1674 сум 67 тиенгә төшәчәк.
Район гәзитенә язылыгыз, барлык яңалыклардан хәбәрдар булыгыз, безнең конкурсларда катнашыгыз һәм бүләкләр отыгыз!