Общество
3 Февраля 2022, 04:18

Районыбыз тормышы белән бергә атлаучы гәзит

 Гыззәтуллина Миннеруза (Арслан авылы):

Районыбыз тормышы белән бергә атлаучы гәзитРайоныбыз тормышы белән бергә атлаучы гәзит
Районыбыз тормышы белән бергә атлаучы гәзит

- “Үзән” - районыбыз тормышы белән бергә атлаучы гәзит. Ел саен язылабыз һәм килгәнен көтеп алабыз. Аның аша аралашыбыз, соңгы яңалыклар белән танышабыз. Редакция хезмәткәрләре район тормышын, шунда тырышып эшләүче уңганнар, хезмәт ветераннары белән таныштырып, төрле вакыйгаларны яктыртып торалар. Аларның барсы да безгә кызыклы. Кешеләрнең яшәеше хакында уку күңелемә аеруча якын. Гәзиткә язылмаган кешеләргә аптырыйм. Районда һәм күрше авылда нинди яңалыклар барын белмичә ничек яшәргә була? Элек һәр йортта әллә ничәшәр гәзит-журнал алдыралар иде, хәзер берәүгә дә языласылары килми.  

Район гәзите килгән көн безнең өйдә зур бәйрәм кебек. Бергәләшеп укыйбыз һәм кызыклы язмалар буенча фикер алышабыз. Танышлар турында язылган мәкаләләрне укып горурланабыз. Мин авыл хуҗалыгы турындагы мәкаләләрне аеруча кызыксынып укыйм, бүгенгене үткәннәр белән чагыштырам. Әледән-әле басылган хикәяләр, гыйбрәтле язмышлы язмалар да кайберәүләргә сабак була, хаталарын, ялгышларын төзәтергә дә ярдәм итәдер, дип уйлыйм.

Үзем тумышым белән Биштәкә (хәзерге Шәйморат) авылыннан. 8нче сыйныфтан соң фермада сыер саудым. Арслан авылыннан Рәсим Закир улына кияүгә чыгып, иремнең авылында яшәргә калдым. Килен булып төшкәч, басуда чөгендердә дә эшләдем, механизаторларга ашарга да пешердем. Дүрт бала үстердек. Өч кызым – Уфада, улым авылда яши.

Тормыш иптәшем Аврора кораблендә дүрт ел хезмәт иткән. Маршал Жуков белән дә күрешкән. Хәтта “Тихий Дон” кинофильмының бер эпизодында да төшкән. Демобилизацияләнеп кайткач, Ляхово училищесында киң профильле механизатор һөнәре алып, тәүдә механизатор булып эшләде, соңыннан авыл халкына газ баллоннары ташыды. Аның белән 49 ел тату гомер иттек. Гомере генә кыскарак булды – 2007 елда арабыздан китеп барды. Әлеге вакытта мин улым Рәдиф һәм киленем Альбина белән бергә яшибез. Ике ул үстерәләр. Өлкән уллары – 9нчы, икенчесе 7нче сыйныфта укыйлар.

Яшьләрнең күбесе компьютерда утырса да, интернет челтәре аша да гәзитне бөтен район халкы кызыксынып укый. Үрнәкле гаиләләр, авыл хуҗалыгы турында күбрәк языгыз. Гәзитне алдырсыннар, укысыннар һәм, безнең кебек, бүләкләр отсыннар.

Венера Гафарова.

Автор фотосы.

#Кармаскалискаяновь

#Кармаскалинскийрайон

Районыбыз тормышы белән бергә атлаучы гәзит
Районыбыз тормышы белән бергә атлаучы гәзит
Автор:Венера Гафарова
Читайте нас