Мерәс мәктәбенең 7нче классын тәмамлагач, Ляховодагы рабфакта укый. Артабан Исхак Якупов яңа җирләрне үзләштерү өчен бертуган апасы янына Үзбәкстанга китә. Анда электр станциясен төзүдә катнаша, шул ук вакытта рус телен бераз белгән егет үзбәкләргә тәрҗемәче була, балаларны рус теленә өйрәтә. Бөек Ватан сугышы башлангач, 1943 елда Үзбәкстан җиреннән илне сакларга китә. Укчылар полкында пулеметчы була ул.
1944 елда Польша җирендә яугирнең сул кулбашы каты яраланып, кулы чак өзелми. Авыр ярадан бер ел буе тәүдә Польшадагы, аннары Белоруссиядәге госпитальләрдә дәвалана. 1945 елндың июнендә генә савыгып чыга. Бөек Җиңүне дә шунда каршыларга туры килә. Әле дә утлы елларны искә төшереп, беләгендә мәңгелеккә җөйләр саклана.
Ветеран госпитальдән чыккач тәүдә чакыру урыны буенча Үзбәкстанга, шунан инде туган ягы – Чишмәгә кайта. Бераздан Авыргазы районы кызы, укытучы булып эшләгән Рәшидәгә өйләнә. Биш бала тәрбияләп үстергән алар, барысы да югары белемле.
Сугыштан исән кайткач Исхак Хәләф улы иленең үсешенә точ өлеш кертә. Стәрлетамактагы өч еллык курслар тәмамлап, рәис вазыйфасын башкара. Тик каты авырып китеп, җиңел эшкә күчәргә мәҗбүр була. Җиде ел математика, биология фәннәреннән балаларга белем бирә, уку-укыту буенча директор урынбасары була. Читтән торып авыл хуҗалыгы институтында агрономлыкка укый, озак еллар “Правда” колхозында агроном, ә пенсияга чыккач ревкомиссия рәисе була. Кайда гына эшләсә дә, сугыш ветераны бер җирдә дә сынатмый.
Бөек Ватан сугышы ветераны Якупов Исхак Хәләф улының вафат булуын авыр кичерәбез һәм мәрхүмнең якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Аның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.