Общество
26 Мая 2021, 07:40

Йөрәк парәм, булма йөрәк ярам...

Казандагы 175нче гимназиядә булган вакыйгалар баласы мәктәптә укучы барлык ата-аналарны хәвефкә салды.

Иртән назлап уятып, чәчләрен тасмалап үреп, матур итеп киендереп, изге теләкләреңне теләп, мәктәпкә озатып каласың баланы. Ул кайтып кергәнче син – ут эчендә... Гаражлар яныннан исән генә уздымы, базар алдында туктатучы булмадымы, юлны исән-сау кичеп чыктымы һәм тагын әллә ничә сорау кайный башта. Ярый ла үзең эштә вакытта озатып йөрүче берәр ярдәмчең булса, ә булмаса?! Мондый чакта ата-аналарга аеруча бердәм, уяу булырга кирәк тә бит. Әмма барысы да без теләгәнчә генә була алмый.

Кызым укыган сыйныфта бер малай еш кына мәктәпкә пәке алып килә. Аны малайларга күрсәтеп мактана, кызларга төртеп алырга да күп сорамый. Соңгы тапкыр куркыт­кан кызның әнисе ватсаптагы ата-аналар чатына язгач, башта артык “зык” купкан кеше булмады, кемдер ризасызлык белдергәч, укытучы “Аның белән әңгәмә булды”, дип җаваплаудан ары китмәде.
Казан вакыйгасы булган көнне “уянды” барысы да. Кызу-кызу яза башладылар, теге малайны мәктәп­тән куарга, махсус интернатка урнаштырырга кирәк, кебек фикерләр дә яңгырады хәтта. Укытучы да, “әңгәмә үткәрелде”се белән кушылды. Иң кызыгы һәм куркынычы – бу малайның анасы язганнар булды. Ул әлеге чаттагы ата-аналарны эттән алып, эткә сүкте, үзегезнең балаларыгызны карагыз, нигә минекенә яныйсыз, диеп, башка балаларга яла ягарга тырышты.
Юкәдә икән чикләвек! Димәк, ул үзенең тәрбиядәге хаталарын аңламый, баласын әлегедән яхшырак итәргә тырышып та карамый!
Илназ Галәвиевның әти-әнисе дә, аның белән яшәргә теләмичә, ике бүлмәле фатирны аның берүзенә калдырып чыгып киткәннәр, җитмәсә, аны үзе укыган колледждан куып чыгарганнар. Хәзерге заман бала­ларының күбесенә хас булганча, 19да әле буыны да ныгып өлгермәгән бу балага кая барырга?!
Үзебезнең мәктәптә булган янә бер вакыйга. Бер малай кызлар физкультура дәресе алдыннан кием алыштырып торган бүлмәгә килеп кергән. Ярый ла тиз генә чыгып китсә, ул аларны барысын да җентекләп күздән кичергән дә, икенче дәрес алдыннан аларның эчке киемнәре турында кычкырып сөйли башлаган.
Аныкы мондыйрак, тегесенеке – андыйрак, янәсе. Кызлар­ның күбесе, оялып, иртәгә мәктәпкә барудан баш тартты. Бу бишенче (!) сыйныфта укыган малайның әнисенә шалтыратып, улыгызга психолог ярдәме кирәк, болай калдырмагыз, куркыныч бит, дия башлаган идем, ишетмәгәнне ишеттерде! “Кая телисез, шунда мөрәҗәгать итегез, сезнең балагыз зыян күргән бит, минеке түгел”, янәсе. Тагын әллә күпме “киңәш”­ләрен язып тормыйм.
Монысы – малайларга кагылганы. Ә кызлар? Берсенә яңа телефон кирәк булган. Әти-әнисе аны алудан баш тарткач, “Ул миңа “синең телефоның иске, үзегез ярлы яшисездер”, – дип әйтте дип, бер сыйныфташына гаеп салган кыз. Ул бала андый сүзне әйтергә мөмкин түгел, сәбәбе бит башкада, дип аңлатып карыйлар, юк инде, ата-ана ярсыган, кызларына телефонны алып биргән, ә гаеп ташланган бала бер атна мәктәпкә барудан баш тарткан...
Кайчандыр без барыбыз да бертөрлерәк киенә идек, порт­фельләр, уку әсбаплары да бер сыйфатлы иде. “Кыз-кыркынның тәр­биячесе кырык, кырык беренчесе – чыбык”, – дигән заманда кызлар да, малайлар да гомум игътибар үзә­гендә булды. Бу – авыл иде... Әти-әниләр эштән кайтып кермәсә дә, тәрбиячегә кытлык кичермәдек. “Хезмәт” дигәне генә ни тора! Көянтәләп суга бар, малларны эчер, идәнне көн дә сөртеп ал, аш пешер...
Хәзер шәһәрдә, еш кына авылда да мондый шартлар юк. Нишләргә?
Эшләргә! Бала тәрбияләүнең тәүлек әйләнәсенә туктап тормый торган җаваплы хезмәт икәнен онытмыйк әле, хөрмәтле ата-аналар. Арып кайттыңмы, кәефең юкмы, әлеге хезмәткә күңелең ятмыймы? Хәзер табыла балаңа үзенчә йогынты ясарга әзер көчләр! Син булмасаң, башкалар сала аның аңына үзенә кирәкле “орлык”ны. Аннан ни үсеп чыгарын карап торырга гына кала үзеңә.
Күптән сокланып йөргән яшь гаиләне мисалга китермәкчемен. Бер-бер артлы кыз һәм ул туды биредә. Төпчекләре балалар бакчасына киткәч, әнисе эшкә чыкты. Әтисе башлангыч сыйныфта укучы кызын өйгә кайтарып куя да үзе янә эшкә ашыга. Әнисеннән, аны курыкмыйча ничек ялгызын калдырасыз, дип сорыйбыз. “Көн дә эшләр исемлеге язып калдырам, кием шка­фының бер өлешен җыеш­тырырга, уенчыкларын аерып тезәргә, китап­ларны тәртипкә китерергә, тузан сертергә... Без кайтканчы эш белән мәшгуль, юк-бар нәрсә турында уйланып утырырга вакыты юк”, – ди әнисе. Тагын бер танышым нәни кызына карабодай ярмасы чүпләргә кушып, кибеткә барып килүен сөйли торган иде.
Ә сез мондый очракта балагыз кулына ни бирәсез? Эш, шөгыль, хезмәтме? Әллә телефон, планшет, компьютермы? Нигәдер, безнең арада соңгысын якынрак күрүчеләр күбрәк кебек. Шуннан каян килә икән балалар салган яра, дибез...
Хәтерлим, балачакта безгә әкияттәге Алып батыр кебек күренгән пәһлевандай картәти гаҗәеп хуш күңелле, йомшак кеше була торган иде. Без генә түгел, күрше балалары да әкиятен тыңларга, аның янында уйнарга җыела торган булды.
Шул чакны искә төшергәндә, күз алдына ак ыштан-күлмәк кигән, кара түбәтәен кырын салган, көрәк сакалын селкетеп, күзләрен кысып, рәхәтләнеп елмаеп-көлеп, безнең белән балаларча аралашкан картәти килеп баса. Ә кулында беләсезме нәрсә? Кычыткан! Ул кәгазьгә дә төрелмәгән, бернинди хәрәкәткә дә килми, тик картәтинең көрәк кебек учларына кереп сыенган да калган. “Ничек чакмый икән учын, нигә ул аны кулыннан төшерми икән?” – дип уйлаган булды, әмма бу сорауны үзенә бирергә базнат ителмәде. Хәер, бу кычыткан серен бераздан үзебез дә аңладык.
Ә безнең кычыткан кайда соң, чордашлар?

Резида ВӘЛИТОВА.
Фото: Pixabay.com
https://kiziltan.ru/articles/donja/Y-r-k-par-m-bulma-y-r-k-yaram-807421/.
Читайте нас