Общество
19 Мая 2021, 04:04

Яраланган балаларның хәле ничек?

Казандагы атыш вакытында зыян күргән балаларны Мәскәүгә алып киткәннәр иде.

Атканда яраланган бер баланың аяк-кулларын ампутацияләү янарга мөмкин, дип белдерде Кичектергесез балалар хирургиясе һәм травматологиясе фәнни-тикшеренү институты президенты Леонид Рошаль.
Казан гимназиясендә ату нәтиҗәсендә зыян күргән ике укучы бик авыр хәлдә кала. Аларның берсенең - корсак куышлыгы, икенчесенең аяк-куллары яралана.
Ике бала да әлеге фәнни-тикшеренү институтына урнаштырылган. "Бер балада краш синдромы (озак вакыт басылып торганнан соң барлыкка килә). Бу - бик җитди авыру, аяк-кулларын ампутацияләү мәсьәләсе хәл ителә", - ди Леонид Рошаль.
Фото: ТАСС / Егор Алеев.

Автор: Резеда Галикәева.

https://kiziltan.ru/articles/donja/Yaralangan-balalarni-h-le-nichek-798872/.

Читайте нас