Общество
27 Апреля 2021, 04:14

Башкортстанда яңа завод ачылачак

Башкортстан Русиядә икенче ак цемент заводын эшләтеп җибәрергә әзерләнә.

Бу хакта кичә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаровның Әбҗәлил районына эш сәфәре барышында сүз барды. Аның территориясендә коры төзелеш катнашмалары җитештерү буенча «Цемикс» компаниясе заводы төзелә.
Премьер-министр “Ласселсбергер” компаниясенең Башкортстан өчен генә түгел, бөтен ил өчен инвестиция проектының мөһимлеген һәм кирәклеген билгеләде. «Цемикс» - уникаль предприятие. Монда җитештереләчәк ак цемент төзелеш базарын яңа дәрәҗәгә чыгарачак", - диде Андрей Назаров һәм завод продукциясенең тышкы базарларга да озатылачагын ассызыклады.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, республика Хөкүмәте заводны файдалануга кертү белән бәйле мәсьәләләрне даими контрольдә тота, болар - инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы объектларын төзү, электр белән тәэмин итү, санитария зоналарын оештыру һәм башкалар.
Ак цементның сынау партиясен завод быел майда чыгарачак, ә августтан тулы куәткә эшли башлаячак, дип планлаштырыла.
Билгеләп үтелгәнчә, завод тәүлегенә 700 тонна ак цемент җитештерә алачак, елына компания бу күрсәткечне 240 мең тоннага җиткерергә планлаштыра. Киләчәктә җитештерү куәте тәүлегенә 1 мең тоннага җитәргә тиеш.
Фото: pravitelstvorb.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Источник: сайт "Кызыл тан".

Читайте нас