Общество
22 Апреля 2021, 15:06

Сак булыгыз, талпаннар активлаша!

Ведомство мәгълүматлары буенча, республикада быел мөрәҗәгатьләрнең узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда артуы теркәлгән.

Әйтик, инде 124 кеше табиблар ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән, үткән елда бу күрсәткеч 106 булган.

Әлеге вакытта "Роспотребнадзор" белгечләре тарафыннан профилактика чаралары турында халык белән аңлату эшләре алып барыла. Шул ук вакытта мөһим юнәлешләрнең берсе булып кешеләрне шәхси яклау тора, ул талпаннарга карата куркыныч булган территориядә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәүне, кием-салымны дөрес киюне, аны эшкәртү өчен акарицид чараларны куллануны үз эченә ала.

Шуны искәртәбез: республиканың Гигиена һәм эпидемиология үзәге лабораторияләре һәм филиаллары талпаннарны энцефалит вирусына тикшерә. Шуңа күрә талпан кадалган очракта, аларны лабораториягә, тикшерүләр үткәрергә тапшырырга кирәк.

Фото: Pixabay.com
Автор: Ример Насретдинов.
https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/Sak-buligiz-talpannar-aktivlasha-772030/.
Читайте нас