Аның билгеләре: буе 156 сантиметр, чәче кара, күзләре зәңгәр төстә. Югалган көнне Рәмил зәңгәр футболка, ачык зәңгәр джинсы, зәңгәр кроссовкалар кигән булган.
Горобзор.ру басмасы баланың моңа кадәр дә чыгып киткәне булган, дип хәбәр итә. Элек Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә баланың чыгып китүнең сәбәбе - яшьтәшләре белән аралашу, дип хәбәр иттеләр. Министрлыкта моңа кадәр ата-аналарына карата административ протокол төзелгән булган.
Фото: Горобзор.ру сайтыннан