Все новости
Благоустройство
19 Мая 2021, 16:30

Мәчет биләмәсен туя агачлары бизи

Изге Рамазан аенда Кырмыскалы мәчетенә 16 туя агачы бүләк иттеләр.

Агач утырту – изге эш. Моны һәркем яхшы белә. Шуңа район үзәгендәге мәчет биләмәсенә бүләк итеп бирелгән бу агачларны утырту буенча өмәдә өлкәннәр дә, яшьләр дә зур теләк белән катнашты. Алай гына да түгел, имам-хатиб Ирек хәзрәт Әбүталиповның чакыруына авылның ир-егетләре шатланып риза булды.
Өмәчеләр арасында мәктәп укучылары да булуы аеруча сөенечле күренеш. Мәсәлән, С.М. Чугункин исемендәге урта мәктәпнең 9нчы сыйныф укучысы Лотфулла Файзов мәчеткә күптән йөри, аның сыйныфташы Вадим Халиков та дусыннан үрнәк алып, дин нигезләрен өйрәнә башлаган. Бу өмәдә дә алар өлкән абыйлары белән беррәттән эшләп, изге эшкә зур өлеш кертте.
Бу көнне мәчет биләмәсенә 1-1,5 метр биеклектәге 16 туя агачы утыртылды. Аларны күрше йорта яшәүче Зарема Уразакова бүләк иткән.
- Безнең бакчада аларны үзебезнең танышлар гына күрә ала, ә мәчет биләмәсендә купшы туя агачлары бик күп кешеләрне сөендереп үсәчәк, - ди Зарема Юмадил кызы.
Әйткәндәй, бу агачлар Уразаковлар бакчасында биш ел буе каршыда гына урнашкан мәчеттәге азан тавышларын тыңлап үскән. Шуңа яңа урынны да алар үз итәр һәм тиз арада тамырланып китәр, ди өмәчеләр.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас: