Благоустройство
29 Апреля 2021, 16:45

Сарт-Науруз авылында Габдулла Тукай скверы булачак

Татар авылы буларак, Сарт-Науруз авылындагы Габдулла Тукай скверы, тәү чирата, тәрбияви әһәмияткә ия булачак, дип көтә инициаторлар. Үз чиратында, ул яшь буында телебезгә сөю тәрбияләү җәһәтеннән дә хезмәт итәчәк. Шул ук скверның бер почмагында балалар өчен уен мәйданчыгы да төзеләчәк.

Бөек шагыйребезнең туган көне алдыннан биредә бу зур эшкә башлангыч салынды. Скверның мәйданын билгеләп, авылның ир-егетләре баганалар утыртып чыкты. Бу көннәрдә коймалау эшләренә тотыначаклар.
Наил Равилов.
Читайте нас